Әлмәттә Татарстан Республикасы мәдәниятенең атказанган хезмәткәре Розалия Солтанованың юбилеена багышланган очрашу үтте

2017 елның 14 ноябре, сишәмбе

2нче шәһәр китапханәсе-филиалында драма театры артисткасы Розалия Солтанованың юбилеена багышланган очрашу үтте. Тамашачылар аның сәнгате белән формаль булмаган рәвештә таныша алды. 

Татарстан Республикасы мәдәниятенең атказанган хезмәткәре Розалия Солтанова "Әйтер сүзем бар..." моноспектаклен башкарды,  җыелганнарны театрның сәнгати эшчәнлеге белән таныштырды, сугыш еллары шигырьләрен укыды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International