Әлмәтлеләрне "Романсиада" вокал музыкасы концертына чакыралар

2017 елның 14 ноябре, сишәмбе

Әлмәт музыка көллияте шәһәр халкын һәм кунакларын яңа концертлар белән шатландыруын дәвам итә. Көллият укытучылары һәм студентлары "Абонемент концертлары" проекты кысаларында программаны тәкъдим итә һәм сәнгатьләре белән уртаклашырга әзер. Бу музыка-мәгърифәтчелек проекты балаларның, яшьләрнең һәм олы кешеләрнең мәдәни дәрәҗәсен күтәрү һәм сәнгать күремен баету максаты белән тыңлаучыларның киң даирәсе өчен оештырылган. 

"Романсиада" вокал музыкасы концерты 16 ноябрь көнне 18.00 сәгатьтә Әлмәт музыка көллиятенең концерт залында узачак.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International