Әлмәт эшмәкәрләре шәһәр оешмалары җитәкчеләре белән очраша алачак

2017 елның 13 ноябре, дүшәмбе

Әлмәт муниципаль районында кече һәм урта бизнесның нәтиҗәле үсеше өчен административ барьерларны киметү максаты белән башкарма комитетның кече һәм урта эшмәкәрлек үсеше секторы башкарма комитет, шәһәр хезмәтләре оешмалары  җитәкчеләре белән ачык диалог рәвешендә очрашу оештыра.

Чара 21 ноябрт көнне 10.00 сәгатьтә "РОСТ территориясе" коворкинг-үзәгендә (Тукай, 46Б проспекты, 3нче кат) узачак.

Язылу өчен сылтама: https://goo.gl/forms/DTH3wjEetX57IABP2

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International