Әлмәттә 2047 елда яшәүчеләргә мөрәҗәгать белән капсула салынды

2017 елның 7 ноябре, сишәмбе

Бүген "Нефтьче" мәдәният сарае каршындагы мәйданда 1981 елдагы шәһәрдә яшәүчеләрдән мөрәҗәгать белән капсуланы ачу тантанасы үтте. Чарада Дәүләт Советы рәисе, Әлмәтнең мактаулы гражданины Фәрит Мөхәммәтшин, район башлыгы Айрат Хәйруллин, "Татнефть" ГАҖ генераль директоры Рөстәм Мөхәммәдиев, шәһәр һәм район халкы һәм ветераннары катнашты.

Мактаулы кунаклар катнашуы белән хәтер тактасы ачылды һәм капсула алынды. Аның белән бергә барлык шушы еллар эчендә 2-миллиардлы тонна чыккан фонтаннан алынган нефть салынган ампула сакланды. Ул капсуланы хәзерге вакытта "Татнефть" компаниясенең генераль директоры урынбасары Виктор Городний салды. Шушы онытылмаслык көндә Виктор Исак улы капсуланы алды, ул район башлыгы Айрат Хәйруллинга тапшырылды.

Чара ТР халык артисткасы Резедә Галимова, шәһәр һәм районның балалар һәм яшьләр коллективлары катнашуы белән зур концерт белән тәмамланды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International