Әлмәт яшьләре XIX Бөтендөнья яшьләр һәм студентлар фестиваленә киттеләр

2017 елның 12 октябре, пәнҗешәмбе

Тиздән Сочи шәһәрендә халыкара масштабтагы яшьләр өчен оештырылган вакыйга - XIX Бөтендөнья яшьләр һәм студентлар фестивале старт алачак.

Әлмәттән "Әлмәт волонтерлары" доброволецлар хәрәкәте һәм "Җиңү Волонтерлары" Бөтенроссия иҗтимагый хәрәкәте җитәкчесе, Әлмәт муниципаль районы балалар һәм яшьләр эшләре буенча идарәсенең яшьләр белән эш итү буенча белгеч Юлия Сергеева, Әлмәт нефть институтының профсоюзлар комитеты рәисе Энже Хайруллина, волонтер, нефть институтының 4 курс студенткасы Оксана Романова катнашачак. 

Волонтерларны фестивальдә 13 юнәлеш буенча бүләчәкләр: транспорт логистикасы, тантаналар, чараларда хезмәт күрсәтү, медицина ярдәме, ММЧ эшен тәэмин итү, делегацияләрне озату, туклануны оештыру, лингвистик хезмәтләр һәм башкалар.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International