Әлмәттә яңа 73-нче театр сезоны ачылды

7 октябрь 2017 ел., шимбә

6 октябрь көнне Әлмәт татар дәүләт драма театрының 73-нче сезоны ачылды. Яңа театр сезоны Санкт-Петербургтан килгән режиссер Елена Кузина куелышында Мольерның “Әҗәлгә дару бар диләр...” спектакле премьерасы белән яңа сезонын ачты. Әлеге спектакль - "Россиянең кече шәһәр театрлары" федераль проекты буенча чыгарылган беренче спектакль.

Әлеге программа кысаларында Татарстанның дәүләт һәм муниципаль театрлары тагын унтугыз премьера чыгарырга әзерләнә. Әлмәт театры декабрь аенда тагын ике премьера әзерли.

Премьера белән танышырга Татарстан Дәүләт Советы рәисе урынбасары Римма Ратникова һәм М.Сәлимҗанов исемендәге Актерлар йорты директоры, федераль проектның Татарстан буенча кураторы Эльмира Фәтхуллина килде, дип хәбәр итә театрның матбугат хезмәте.

Искәртеп үтәбез, Татарстанның биш дәүләт һәм ике муниципаль театры “Кече шәһәр театрлары” проектында катнаша. Театрларга проект кысаларында федераль бюджеттан 24 миллион сумнан артык, республика бюджетыннан 2,7 миллион сум акча бүлеп бирелде. Проект “Бердәм Россия” партиясе инициативасы буенча тормышка ашырыла. Кече шәһәрләр исәбенә халкы 300 меңнән кимрәк булган шәһәрләр керә. Исемлеккә Әлмәт, Түбән Кама, Минзәлә, Буа һәм Бөгелмә дәүләт театрлары һәм муниципаль театрлардан Яшел Үзән музыкаль театры белән Түбән Кама шәһәре Яшь тамашачы театры кергән. 
 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International
Яндекс цитирования