Әлмәттә мөмкинлекләре чикләнгән кешеләрне эшкә урнаштыру буенча эшлекле группаның чираттагы утырышы узды

2017 елның 21 сентябре, пәнҗешәмбе

20 сентябрь көнне башкарма комитет җитәкчесенең социаль мәсьәләләр буенча урынбасарының вазыйфаларын үтәүче Лаптева Светлана Владимир кызы рәислеге астында эшкә яраклы яшьтәге инвалидларны эшкә урнаштыру буенча эшлекле группаның чираттагы утырышы узды.

Мәшьгульлек үзәге директоры М.М.Насертдинов җыелган кешеләргә инвалидларга вакытлыча эш бирү мөмкинлеге, шулай ук аларны эшкә урнаштыру өчен эш урыннарын җиһазландыру, шулай ук үзләренең эшләрен башлап җибәрү өчен финанс ярдәм бирү турында мәгълүматны җиткерде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International