Гәреев
Илдус Вәли улы (1938-2011)
Әлмәт шәһәренең мактаулы гражданины
БИОГРАФИЯ
1938нче елның 19 мартында Әлмәт районының Ирекле авылында туа. Галим-зоотехник, җәмәгать һәм идарә эшлеклесе. Социальфәннәр кандидаты, Россиянең гуманитар фәннәр академиясе әгзасы. Россия федераөиясенең Авыл хуҗалыгы буенча атказанган хезмәткәре(1993) һәм ТАССРның атказанган зоотехнигы. РФ мәгарифенең отличнигы; Әомәт шәһәренең һәм районының, Ирекле авылының атказанган граңданины. ОАО “Татнефть”нең атказанган нефтянигы.

Минзәлә шәһәренең авыл хуҗалыгы техникумын тәмамлый(1956), К.А Тимирязев исемендәге Мәскәү авыл хуҗылыгы академиясендә һәм ВСХИЗОда укый,аны 1969 елда бетерә.ТАССР Әлмәт районының “Дуслык” колхозында эшли башлый.

1956-1957 нче елларда ТАССР Арча районындагы “Октябрь”(Масра) колхозының зоотехнигы. 1957-1958нче елларда Совет армиясе сафларында хезмәт итә. 1958-1961 нче еларда Әлмәт районы авыл хуҗалыгы инспекциясендә өлкән зоотехник. 1961-1962 нче елларда Әлмәт авыл хуҗалыгы товарларын сатып алу буенча дәүләт инспекциясенең баш инспекторы. 1962 нче елда Бөгелмә территориаль колхоз-совхозның җитештерү идарәсенең өлкән зоотехнигы. 1962-1970нче елларда баш зоотехник, Әлмәт авыл хуҗалыгы җитештерү идарәсенең урынбасары. 1970-1971 елларда Әлмәт шәһәр комитетының авыл хуҗалыгы бүлегенең башлыгы. 1971-1972 нче елларда “Кызыл маяк” колхозы рәисе. 1972-1974нче елларда Әлмәт районы башкарма комитетының авыл хуҗалыгы идарәсе башлыгы. 1974-1977нче елда Тәтеш районы башкарма комитеты рәисе. 1977-1983нче елларда “Скотопром” татар трестының мөдире, ТР ПО “Татарскотопромның” җитәкчесе. 1983-1984нче еллар авыл хуҗалыгы министры урынбасары. Татар опком КПСС бүлегене җитәкчесе ярдәмчесе. 1984-1988нче елларда Зәй шәһәр комитетының КПССында беренче секретаре. 1988-1989нчы елларда ТАССР агрохуҗалык комитеты рәисе. 1991-1992нче елларда РТ иктисад буенча министрының беренче урынбасары. 1992-1998нче елларда Әлмәт һәм Әлмәт районының администрация башлыгы, Әлмәтнең берләштерелгән халык депутатлары советының рәисе. 1998-1999 РТ Дәүләт советы парламентының халык депутаты. И.В.Гәреев җәмәгатьчелек эшләрен актив алып бара. Күп тапкыр ТАССР, Дәүләт советының, Әлмәт, Зәй, Тәтеш депутаты советы, обком члены, горком КПСС булып сайлана. “Знак почета” ордены белән(1996) атказанган хезмәт өчен медальгә лаек була. Әлмәт Һәм Әлмәт районының атказанган гражданины(1998).
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International