Галиев
Ринат Гыймаделислам улы (1939-2007)
Әлмәт шәһәренең мактаулы гражданины
БИОГРАФИЯ

1939 елның 13 гыйнварында Әлмәт районының Шарлама авылында туган. Октябрь нефть техникумын (1958) һәм Уфа нефть институтын (1967) тәмамлый. Техник фәннәр кандидаты (1995). РФА Россия тау фәннәре академиясенең хакыйкый әгъзасы (1995). Хезмәт эшчәнлеген «Әлмәтнефть» НПУда скважиналарны тикшерү буенча оператор булып башлаган. Совет Армиясендә хезмәт иткәннән соң (1959-1962) нефть чыгару буенча мастер һәм участок башлыгы, «Җәлилнефть» НПУ нефть промыселының өлкән инженеры, ЦИТС сменасы башлыгы булып эшли (1967-1970). 1970-1972 елларда – «Җәлилнефть» НПУ партком секретаре, КПССның Әлмәт ККС икенче секретаре (1972-1974). 1974-1977 елларда - «Татнефть» ҖБ башлыгы урынбасары. 1977-1983 елларда - «Әлмәтнефть» идарәсе башлыгы. 1983-1990 елларда - КПССның Әлмәт КК беренче секретаре. 1990-1999 елларда – «Татнефть» АҖ генераль директоры һәм идарә башлыгы, «Татнефть» ААҖ Директорлар советы әгъзасы, 1999 елдан - «Девон-Кредит» банкы Директорлар советы рәисе. 1990-1993 елларда – РСФСР Югары Советы халык депутаты, 1966-1990 елларда - ТАССР Югары Советы депутаты, 1995-1999 елларда - ТР Дәүләт Советы депутаты. Ленин ордены (1991), Хезмәт Кызыл Байрагы (1981), «Почет билгесе» (1971), «Халыклар дуслыгы» (1997), медальләр белән бүләкләнгән. Россия Федерациясенең атказанган нефть һәм газ сәнәгате хезмәткәре (1993), ТАССРның атказанган нефтьчесе (1982), Башкортстан Республикасының атказанган нефтьчесе (1990). ТР Дәүләт премиясенә (1990) лаек була. Әлмәт шәһәренең Мактаулы гражданины (1993).

 

Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International