Оешма турында мәгълүмат

Предприятие Әлмәт муниципаль районының төзелеш объектларында бердәм техник сәясәтне тормышка ашыру һәм барлык югарылыктагы бюджет һәм бюджеттан тыш средстволар исәбенә алып барылучы төзелеш, реконструкция, капиталь ремонт һәм инвестицияләрне нәтиҗәле куллану эшләрен оештыру максатында оештырылган.
Предприятие эшчәнлекнең түбәндәге төрләрен тормышка ашыра:
- төзелеш-монтажлау эшләре сыйфатын контрольләү;
- техник күзәтчелекне тормышка ашыру;
- заказчы һәм генераль подрядчы функцияләрен үтәү;
- инжиниринг хезмәтләре: подрядчы сатулары өчен тендер документациясен эшләп чыгару;
- төзелеш өлкәсендә инвестиция эшчәнлеген тормышка ашыру;
- проект-смета документларын эшләп чыгару.
Предприятиенең гамәлгә куючысы - “Әлмәт муниципаль районы” муниципаль берәмлегенең Әлмәт муниципаль районы башкарма комитеты.

Предприятие үзенең эшчәнлеген Россия Федерациясе Гражданлык кодексы , 2002 елның 14 ноябрендәге «Дәүләт һәм унитар предприятиеләр турында”гы 161-ФЗ санлы Федераль Закон, Татарстан Республикасы территориясендә гамәлдә булган башка норматив актлар, шулай ук предприятиенең Уставы нигезендә тормышка ашыра.

Адрес (юридик, почта) – 423450, Татарстан Республикасы, Әлмәт шәһәре, Тукай проспекты, 9а йорты.
Телефон/факс 8(8553) 22-67-00 (02,05).
Электрон почта e-mail uks-almet@bk.ru

































































Соңгы яңарту: 2017 елның 8 июне, 09:26

Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International