Булатова
Клара Гариф кызы
Әлмәт муниципаль районының мактаулы гражданины
БИОГРАФИЯ

18 мартта ТАССРның Сарман районы Татар Карамалы авылында укытучы гаиләсендә туа. В.И. Ульянов-Ленин исемендәге Казан дәүләт университетын тәмамлаган. Әлмәттә нигез салынуның беренче көннәреннән бирле яши. Төзелеш мәйданчыкларында, эшчеләр бистәсенең «Строитель» клубында, авыл китапханәләрендә сәнгать җитәкчесе булып эшли. Үзешчән сәнгатьтә утыз елдан артык актив катнаша. Клара Гариф кызы - шагыйрә, Татарстанның атказанган мәдәният хезмәткәре, Р. Төхвәтуллина премия лауреаты. Ул үзенең бөтен иҗади эшчәнлеген Әлмәт җиренең матурлыгына, нефтьчеләрнең, авыл хезмәтчәннәренең хезмәтләренә багышлады. 

Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International