Әбүбәкиров
Ришат Фазлетдин улы (1959-2019)
Әлмәт районы һәм шәһәренең мактаулы гражданины
БИОГРАФИЯ
1959нчы елның 4 июлендә Әлмәт районы Яңа Кәшер авылында туган. Казан төзүчеләр институтын 1981нче елда тәмамлый. 2010нчы елда икътисад фәннәре докторы .
1981-1983нче елларда совет армиясе сафларында хәрби төзелештә мастер, прораб булып хезмәт итә.
1983-1984нче елларда Әлмәт шәһәр комитетының оештыру бүлегендә инструктор.
1984-1987нче елларда ВЛКСМның беренче секретаре.
1987-1988нче елларда комсомол оешмасының бүлек мөдире.
1988-1990нчы еларда партия һәм кадрлар белән эш оештыру бүлегенең мөдире.
1990-1992 – җәмгыять элемтәләре бүлегенең җитәкчесе, генераль директорның ярдәмчесе.
1992-2000 – аппарат җитәкчесе “Татнефть” нең генераль директорының ярдәмчесе.
2000 – 2001 – кадрлар һәм социаль үсеш буенча генераль директорның ярдәмчесе.
2001 – 2005 – Әлмәт шәһәренең берләшкән халык депутатлары рәисе, Әлмәт районы һәм Әлмәт шәһәре администрация башлыгы.
2006 елның январыннан – 2011 елның декабренә кадәр Әлмәт муниципаль районының җитәкчесе, Әлмәт муниципаль район Советы рәисе, Әлмәт шәһәре җитәкчесе, Әлмәт шәһәр Советы рәисе була.
“Бердәм Россия” партиясендә Әлмәт политсоветында секретареь Советында секретарь. Әлмәт районы һәм Әлмәт шәһәренең социаль – икътисади үсешенә күп көч куя. Аның җитәкчелегендә социаль-икътисад үсеше өчен бик күп программалар раслана, шәһәр һәм районның яшәү шартлары яхшыра, сәламәтләндерү, мәгариф, мәдәни һәм спорт буенча эшчәнлекне үстерә. Нәтиҗәдә, соңгы елларда Әлмәт муниципаль районы Татарстан Республикасында үсеш сыйфаты буенча беренчеләрдән бара.
2005 нче елда Россия тарихы үсеше өчен Р. Ф.Әбүбәкеровка “Әлмәт – җитәкчесе 2005” дигән мактаулы исем бирелде. 2003нче елда уздырылган конкурс буенча Әлмәт “РФдә иң яхшы төзекләндерелгән шәһәр”, РТ күләмендә “Иң яхшы төзекләндерелгән шәһәр” дип бүләкләнелә. Россия күләмендә “Иң яхшы төзекләндерелгән шәһәр” дигән конкурста 100 мең кеше исәбе буенча Әлмәт 3 урынны алды (2003).
2007-икенче урын
2008- өченче урын
РФ министрлыгының мактаулы дипломы белән бүләкләнгән.
2007 елда РФ күләмендә “Иң яхшы төзекләндерелгән шәһәр”конкурсында беренче урын.2008-2009 елларда икенче урын.
2010 елда беренче урын.
Әбүбәкеров Ришат Фәзлетдин улы җитәкчелегендә һәм “Татнефть” ярдәме белән юллар төзекләндерелә,яхшыртыла.

2011 елда Әбүбәкеров Ришат Фәзлетдин улы РФ Дәүләт думасының алтынчы чакырылышында депутат итеп сайлана.

Әбүбәкеров Ришат Фәзлетдин улы хезмәтләре өчен дуслык ордены(2010), Казанның 1000 еллыгына медаль(2005),Татарстанның 3 миллиард нефть чыгару уңаеннан(2007),ТР алдындагы уңышлары өчен(2011), ТР мактау грамотасы(1997),ТР атказанган төзүчесе(2003), Әлмәт муниципаль районының килешүе буенча ТР ”Әлмәт шәһәренең мактаулы гражданины”.
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International