Новости, фотогалерея

 
Каждая татарская деревня по-своему живет и у каждой свои традиции…

31 мая в Сулеевском сельском поселении состоялся День татарской культуры «Һәр авылның үз яме, яшәвендә үз тәме!», где приняли участие коллективы Ильтен-Бутинского и В.Мактаминского СК, Кичучатовского, Кульшариповского, Маметьевского, Новонадыровского, Нижне – Абдулловского, Тайсугановского, Елховского, Сулеевского, Старо-Михайловского, Кама – Исмагиловского СДК, Нижне-Мактаминского ДК и Районного Дома культуры.

ПОДРОБНЕЕ >>>>
 
 
В Сулееве прошел митинг, посвященный Дню Победы

Митинг, посвященный Дню Победы, прошел сегодня в Сулееве у памятника павшим в годы Великой Отечественной войны. В мероприятии приняли участие заместитель Главы АМР Назия Хайдарова и другие почетные гости. На митинг пришли ветераны войны, вдовы, труженики тыла, учащиеся, жители пяти сел: Сулеева, Салкын Чишмы, Урсалбаш, Шарламы, Новой Михайловки, родственники, дети и внуки погибших в годы войны.

Митинг начался с возложения цветов к памятнику и выступлениями сулеевских школьников. Назия Хайдарова поздравила ветеранов и жителей села от имени Главы Альметьевского муниципального района Мазита Салихова.

ПОДРОБНЕЕ >>>>

 


 

 

Творческий отчет

 

 

Ахметзянова Бибисрур Мухаметвалиеваның 90 яшьлек юбилее. (8 апрель 2013 ел)

 

 


 

2012 елда Сөләй авыл җирлегенең эшләгән эшләренә отчеты.


2012 ел үзенең мәшәкатьләре белән узып китте. Авыл җирлеге ел дәверендә үзенең эшен бюджет учреждениеләренең эшчәнлеген алып баруга, авылларда халыкның көнкүрешен төрле яклап яхшыртуга, хуҗалык объектларында эшләрне уңышлы алып баруга, халыкның күпкырлы ихтыяҗларын үтәүгә, авылларның чисталыгын, иминлеген, эчке тәртипне саклауга һәм башка халыкка кагылышлы мәсәләләрне хәл итүгә юнәлдерде.
Солэй авыл җирлегендә халык тарафыннан сайлап куелган 10 депутат эшләп килә. Депутатлар даими рәвештә сессияләрдә һәм утырышларда катнашалар,халык белән тыгыз элемтәдә торалар. Алар тарафыннан җирлекнең еллык, квартал эш планнары, бюджет, Уставка өстәмәләр, төрле карарлар кабул ителде. .
Солэй җирле үзидарә Советы территориясендә биш авыл яшәп килә , бүген 5 авылны берләштергән , СХООО –Ново Михайловка,14 фермер хуҗалыклары , 23 бюджет учреждениесе, элемтә бүлеге , почта ,1 райпо һәм 7 шәхси кибет халыкка сәүдә хезмәте күрсәтәләр.Солэй авыл җирлеге территориясендә 697 шәхси хуҗалык , барлыгы 1914 кеше шуларның 1584 кеше даими яши. 697 хуҗалык эчендә җәйге чорларда гына кайтып яши торган йортлар да бар , алар 76 хужалык . Биш авылда барлыгы 751 ир-ат, 831 хатын-кыз яши, шуларның 1028 кеше эшкә сәләтле,936 кеше даими эш белэн тәэмин ителгән, болар эчендә СХООО-Михайловка бүлекчәсендә 46, бюджет өлкәсендэ 74, 22 кеше вакытлыча эшләмиләр, 12 кеше биржада учета тора.403 пенсионерлар,23 студент вузларда укыйлар, 4 егетебез Россия Армиясе сафларында хезмәт итәләр, 72 бала мәктәптә укучылар, 53бала мәктәпкәчә яшьтәге балалар, 4 сугыш ветераны . Үлүчеләр саны 2012 елда 27 кеше үлгән ,узган ел белән чагыштырганда 1 кешегә ким. Туучылар барлыгы 12 бала, узган елда 18 бала булган, өйләнешүчеләр 6 пар.
Авылда тормышның асылы- күп итеп терлек асраудан гыйбарәт. Терлекчелек белән шөгелләнгән хуҗалыкларның эше дә бар- ашы да бар һәм гаилә бюджетына керем дә була, хуҗалыкларын төзек, нык итеп тоталар. Солэй авыл җирлегендә 2012 елда терлек саны кимүенә юл куелмады. 2012 елның терлек исәбен алу нәтиҗәләреннән күренгәнчә күрсәткечләр түбәндәгечә :
Барлыгы 417 баш эре мөгезле терлек: шулардан – 240 баш сыер , 235баш сарык хэм кэжэлэр,25 баш атлар,
бал кортларының оя саны - 110 , кош-кортлар – 2227 баш теркәлгән. . Бу авылларда халыкның картаюы сәбәпле, терлекләр бик асрыйсылары килми, терлек азыгы хәзерләүдә кыенлыклар күп булуы һәм шулай ук фуражның бәясе кыйммәтләнү сәбәпче булуы белән дә аңлатыла.Терлек исәбен алганда кайбер хуҗалык башлыклары хуҗалыгында булган барлык терлекләрендә әйтмиләр. Солэй авыл җирлегендә елга ике тапкыр ветеринарлар тарафыннан эре мөгезле терлекләрдән лейкоз авыруын тикшерү өчен кан алу оештырылды, авырулары чыккан терлеклэр вакытында сәламәт терлекләрдән аерылып тиешле җирләргә озатыла. Әммә Солэй авылында кайбер шәхси хуҗалыкларның сыерларында лейкоз авыруы табылса да , хуҗалык башлыклары авыру терлекләрен юк итү өстендә эшләмәде.
Шәхси хуҗалыклардан сөт җыю. Солэй хэм Урсалабаш авылларында ел дәвамында шәхси хуҗалыклардан 88 центнер сөт җыюны оештырылып дәүләткә тапшырылды.

Дәүләткә иң күп сөт тапшырган шәхси хуҗалык башлыкларының исемлеген әйтеп үтәсе килә , алар :Солэй авылыннан – Маннапов Наил 69573 кг., Галиев Тагир 2805 кг, Хасанова Назия 2683 кг ,Гайфуллин Рафис 1474кг сөт дәүләткә тапшырдылар Барлыгы 450000 сум субцидия тулэнелде 1 лирты 5 сум хисабыннан . Бу иптәшләргә җирле үзидарә Советы исеменнән зур рәхмәт белдерәбез , алга таба да шулай актив катнашуларын сорыйбыз. Район тарафыннан 96000 мен сум акча бирелде:2012 елда шэхси хужалыкларында 4 сыердан артык савым сыеры асраган очен .Галиев Тагир,СираеваСамига, Ямалиева Забира,Якупова Расиля,Шайхелисламова Зайтунэ,Хайруллин Сирин.
2010 елда да 6 кешегэ бирелгэн иде :Хурамшин Назыйм,Хасанова Назия,Хабиров Фандас,Фазлыев Равиль,Газизуллина Сажидэ,Маннапов Наил.Сыер тотучыларга 489600сум субсидия бирелде,3айга бер савым сыер башына 680сум хисабыннан.

Авыл җирлеге территориясендә урнашкан барлык бюджет учреждениеләре белән һәм башка объектлар белән авыл җирлеге тыгыз элемтәдә тора һәм нәтиҗәле эшен алып бара. Даими рәвештә учреждение житәкчеләре белән планеркаларда эшләгән эшләргә анализ ясау, алга таба эшлисе эшләрне планлаштыру , хезмәт дисциплинасы, эшкә караш турында, чисталык һәм башка мәсьәләләр турында сүз бара. 2012 елда эшләгән бюджет учреждениеләренең эшчәнлеге буенча халыктан кергән жалобалар булмады, үзләренең хезмәтләрен кимчелексез башкарып бардылар. Авыл җирлеге бүгенге көндә мәдәният йортларын һәм детсадларны финанслый , калган объектлар : мәктәпләр РОНО системасы , сәламәтлек саклау пунктлары район үзәк хастаханәсе карамагына күчерелде.
Солэй авыл җирлеге территориясендә урнашкан бюджет учреждениеләренең эшчәнлегенә тукталып китәсе килә
Мәгариф.
Укыту , тәрбия эшенә килгәндә авыл җирлеге территориясендә бер гомуми топ белем биру мәктәбе, бер башлангыч мәктәп, 2012-13 нче укыту елында 16 укытучы 72 укучыга белем бирә.Укытучыларга килгәндә 1 се югары категорияле, 12 укытучы 1 – нче категориягә һәм 2 укытучы 2 категориягә ия. Укыту елында балалар мэктэп автобусында йорилэр. Укучылар столовойда кайнар аш белән тәэмин ителгәннәр.
Укытучылар һәм укучылар махсус программалар нигезендә эшлиләр. 2011-2012 уку елының нәтиҗәләре куанычлы . Узган уку елында 9 –сыйныф укучылар экзаменнарны яхшы билгеләргә тапшырдылар. Уку елы буена укытучылар һәм укучылар төрле конкурсларда катнашып грамоталар, сертификат, дипломнар алдылар.Мэктэп якты,жылы жихазландырылган.Хэр укытучы ноутбок белэн зшли,10 компьютер бар.Физкультура буенчада унышлар куп Хабиров Фандас хэм Валиев Ришат ярышларга балаларны хэм олыларны жыеп берлектэ эшлилэр. Экология оештырган ярышларда актив катнашып макулатура жыю буенча мэктэп 2 урынны алды хэм принтер белэн булэклэнде. Яна Михайловка мэктэбендэ авыл советы финанслап ремонт ясалды хэм башлангыч мэктэп ачылды.Биш зур авылны берлэштергэн жирлектэ 11 еллык мэктэп ябылды. 9 классны бетергэн балалар кубесе башка мэктэпкэ бармыйча,торле уку йортларына керделэр урта белем алмыйча калдылар.Авылда демографик хэл яхшыруга бара. Шушы форсаттан файдаланып район житэкчелэреннэн кабат 11 еллык мэктэп ачылуны сорар идек.
Балалар бакчасылары буенча:
3 балалар бакчасында 53 бала тэрбиялэнэ,кадрлар белэн тээмин ителгэн,ботен шартларда тудырылган. Косметик ремонт ясалган. Ярышларда актив катнашкан очен призлы урыннар алалар.Балалар бакчасы хезмэткэрлэренэ рэхмэт белдерэм кайсы вакытта ярдэм кирэк алар хэр вакыт ярдэмгэ килэлэр.Быел ел азагында Солэй бакчасы мэктэп бинасына кучерелде матур ,чиста, жыйнак ,жылы булмэлэргэ.
1.Солэй балалар бакчасына керу очен аерым капка хэм тамбар кирэк.
2,Мониторг установкасы пожарно-охран сигнализациясе.
Мәдәният буенча:
:Солэй авыл җирлеге территориясендә дүрт мәдәният йорты бар, биналар зур ,җылы, якты, тиешле кадрлар белэн тәэмин ителгәннәр , план нигезендә үзләренең эшләрен башкарып киләләр , 2012 елда төрле кичәләр, халык бәйрәмнәре, концертлар , яшьләр өчен ял дискотекалары оештырылып килә, Соңгы вакытта халык та мәдәният йортына тартыла башлады, бәйрәм вакытында залларның халык белән тулы булуы күзәтелә. Солэй мәдәният йортында Ветераннар клубы «Сүнмәс дәрт» һәм балалар өчен «Голкэйлэрем» бию ансамбле түгәрәге эшләп килә. . Яна Михайловка авылында халык әз һәм өлкән яшьтә булулары мәдәни чараларны оештыру авырырак билгеле. Мәдәният йортларында ял көннәрендә оештырыла торган дискотекаларга керү түләүле , 2012 елда мәдәният йортлары 9300 сум бюджетка өстәмә доход китерде, ләкин бу бик әз күләмдә , авыллар буенча барганда Солэй мәдәният йорты нәтиҗәле эшләде. Халыкка түләүле дискотекалар оештыру өчен бөтен мөкинлекләр бар , барлык клубларда музыка жиһазлары белән тәэмин ителделәр, клуб хезмәткәрләренең бу өлкәдә салкын карауларын, түләүле мәдәни чараларны оештырмауларын әйтәсе килә. Мәдәният учаклары буенча алда торган бурычлар – халыкка хезмәт күрсәтүне тагын да яхшырту, мәдәни чараларны төрлеләндерергә , бюджетка өстәмә керем кертү өчен тырышырга кирәк.Шарлама авылы клубында узебезнен коч белэн космитик ремонт уткэрелде.
.Мэдэният йортларынын проблемалары:капиталь ремонт кирэк:Урсалабаш, Яна Михайловка ,Солэй авылларында.
Авыл җирлегендә 3 китапхэнэ халыкка хезмәт күрсәтә. Китапханә кадрлар белән тәэмин ителгән, мәдәният йорты бинасына урнаштырылган, алар үзлэренен эшен көндәлек тормышка бәйләп алып баралар, язучыларның, күренекле шәхесләрнең туган көннәренә китап күргәзмәләре куела, аерым темаларга кичәләр оештырыла, гомумән алганда авыл китапханәсенең эше мәдәният йортлары эше белән бергә алып барыла. Китапханәнең китап фонды ел саен яңартылып тора, 2012 елда 173 яңа китап кайтартылган, 12 төрле газета, 10 төрле журналлар килә, китап фонды 16025 данә.
Музей. Бүген Солэй авылы мэктэбендэ авылларның тарихын чагылдыручы музей эшләп килә. Бу музейны оештыру буенча 1985елда Галиев Ринат тэгъдим ясый. Бу эшне башлап жибэру Солэй урта мэктэбе директоры Гаязов Эслэхкэ йоклэнэ. Бүгенге көндә музей белән укытучы Гатауллина Гульнара Энвэр кызы җитәкчелек итә, аның турында җылы сүзлэр әйтеп китәсе килә, чын үз эшенең остасы, түләүсез хезмәт булса да аны һәр көнне музейда күрергә була. Төбәгебез тарихын беләсе килгән кеше музейга рәхим итсен!

Медицина- авыл җирлеге териториясендә халыкка медицина хезмәте күрсәтүче дүрт пункт эшләп килә, пунктлар кадрлар белән тәэмин ителгәннәр, аерым биналарда урнашканнар, газ белэн җылытылалар. Медицина хезмәткәрләре халыкка вакытында медицина хезмәте күрсәтәләр , тиешле процедураларны башкаралар, авыруларга йортларына барып ярдәм күрсәтәләр, прививкалар ясыйлар , авыруларга карата профилактик чаралар уткәрәләр, район үзәгеннән халык сораган даруларны алып кайтуны тәэмин итәләр, Җирлек территориясендә медицина хезмәткәрләренә карата халыктан кергән жалобалар булмады , халык медицина хезмәткәрләренең эшеннән канәгать Федераль программа нигезендэ Шарлама авылы медпунктында ремонт ясалды.
Социаль реабилитация узэге.
Шушы узэк Элмэт районы пенсионерлары очен хезмэт курсэтэ. 235 пенсионер сэлэмэтлеклэрен ныгытты .Жину,олкэннэр коне бэйрэмлэрен билгелэп уттелэр.Шушы узэкне тоту очен район бюджетыннан 1406000 сум буленеп бирелде.Элмэт районы муниципаль башлыгы Мазит Хазиповичка, башкарма комитеты житэкчесе Марат Нилевичка рэхмэтебезне белдерик. Детсад кучте мэктэп бинасына,бинанын детсадтан бушатылган олешен килэчэккэ социаль реабилитация узэге итеп калдырырга сорыйк.
Почта һәм элемтә бүлеге буенча - Солэй авыл җирлегендә почта бүлегендә дүрт хезмәткәр халыкка хезмәт күрәстә, 2012 елда 367 пенсионерларга пенсия,261- ЕДВ һәм субсидия вакытында кайтты . 172 торле газета-журналларга язылганнар. Шулар белән беррәттән почта хезмәткәрләре тарафыннан электр энергиясенә,газга, телефонга халыктан акча жыеп китерэлэр.Урсалабаш авылында почтальон юк. Эшлэми торган кешелэрне чакырып сойлэшептэ акчасы аз дип кире кагалар.Шушы проблемаларны кимету очен авылларга автомат акча биру аппаратлары куеп булмасмы икэн.
Җирлек территориясендә 600 йортка телефон линиясе уздырлган, 150 хужалык интернетка тоташтырылган.

Сәүдә хезмәте - Солэй авыл җирлегендә 1 райпо һәм 7 шәхси кибет халыкка сәүдә хезмәте күрсәтә. Кибетләрдә халык өчен көнкүреш товарлары кайтарылып тора. Халык сатучыларның эше белән канәгать.
Авыл җирлегендә шәхси кибетләрнең товарга бай булулары авыл халкының ашау-эчүгә һәм башка төрле көнкүреш товарларына булган ихтыяҗларын канәгатьләндереп торалар.

Солэй авыл җирлегенең бюджеты. Солэй авыл җирлегенең 2012 ел бюджетының үтәлеше 121,6 % булды. Бюджетның доход ягы план 7476000 жыелган 9094165 сум булса, расход ягы 8807747,0 сум тәшкил итте, бер кешегә исәпләгәндә 5560,44, сум туры килә.
Солэй авыл җирлеге 2013 ел өчен бюджет кабул итте. . Бюджетка керем өлеше 8902750,0 сум булса чыгым өлеше дә 8902750 мең сум тәшкил итә. Бюджетның керем өлешенә налоглардан 8642000 сум акча керергә тиеш, болар : 2012ел план
2013 елда 5210000 физик затлардан 5217507 сум,/ 4474000
400000 Милек налыгы - 467266,0сум/399000
3000000 жир налогы 3259898/2593000
Госпошлина - 25540,0
30000 Сельхоз налог 21094 /7000
2000 Налог булмаган керем - 86386 сум
Җирлек территориясендә налогларын түләмәгән кешеләр дә бар . Милек налогына тукталып китәсем килә , милек налогын вакытында түләмәгән иптәшләр бар , бу җирлек бюджетының керем өлешенә акча керми дигән сүз ( исемлек укыла), Һәм шулай ук кайбер хуҗалык башлыкларына кисәтү ясап үтәргә кирәк , чөнки авылларда милекләрен үзләренең исеменә теркәмәгән кешеләр бар .Милекне теркәү эшен озакка сузмый башкаруыгыз сорала.Бушлай хосусыйлаштыруны озайтырга жыенмыйлар, телэгэн кеше олгерде.

Шәхси хуҗалыклар өчен кредитлар алу
Авыл кешесенең тормыш хәлен яхшырту , терлекләрне күпләп асрау өчен, табыш алу өчен, корылмалар салу һәм шулай яшь гаиләләргә йорт салу һәм башка социаль киеренкелекне киметү чарасы буларак дәүләтебез халыкка льготалы кредитлар бирә.
Безнең авыл җирлеге буенча алты ел буена 180 кеше льготалы авыл хуҗалыгы кредиты алды. Быел 43кеше 62490000сум. Хөрмәтле гражданнар дәүләт тарафыннан бирелә торган льготалы кредитлардан файдаланып калырга кирәк, Авыл халкы күбесе терлекчелектән кергән акчаларга яши башлады. Бүген беркем беркемгә дә бернәрсә дә китереп бирми, тырыш булган ,эш сөючән кешеләргә авыл җирлегендә барлык мөмкинлекләр бар, дөресен генә әйткәндә ялкау булмаган авыл кешесе шәһәр халкыннан ким яшәми, Авыл җирлеге территориясендә 400 дән артык җиңел машина , төрле маркалы трактор, йөк машинасы, комбайн һәм төрле тагылмалы техникала
.
Авылларның чисталыгына килгәндә, җирлек территориябез идеаль чиста һәм тәртиптә дип әйтә алмыйм, чөнки Солэй авылында аерым чүп түгү урыны булдырылган булса да, кайбер иптәшләр үзләренең шәхси хуҗалыкларыннан җыелган чүп-чарын ярамаган урыннарга илтеп түгә,чуп жыю машинасы йорептэ, капка төпләрендә тәртипсез рәвештә агачлар строй материаллар аунап ята, койма буйларында чүп үләннәре койма буе үсеп утыра, берничә тапкыр кисәтү ясарга туры килә. Хөрмәтле авыл халкы, безнең авылларыбызның чисталыгы үзебезнең йөз бит ул, башка авыллар белән чагыштырып карагыз, кайсы авылга керсәң , матурны чистаны күрәбез , җимерек ямьсез –котсыз авылдан тизрәк чыгып китәсе килә, язга чыгу белән бөтен халык белән чистарту эшләрен башларга кирәк, капка төпләрен тәртипкә китерү, агачлар утырту, чәчәкләр утырту , капка-коймаларны буяу эшләрен башкару өчен әйтеп тору кирәкмидер.2013 ел-экологик ел дип игълан ителде .Чиста, матур чэчэклэр, агач утыртылган, хэр яклап тэртиптэ булган йортларга сабан-туйенда урыннар билгелэнечэк.
.
Соңгы елларда Татарстан Республикасы һәм Элмэт районы,Татнефть җитәкчеләре тарафыннан авыл җирлегендә яшәүче халыкның көнкүрешен яхшырту өстендә бик күп эшләр эшләнде һәм дәвам итә, бигрәк тә безнең Солэй авыл җирлегенә район җитәкчелеге тарафыннан игътибар күп булды:Татнефть тарафыннан Урсалабаш авылында олешчэ узэк газ линиясен уздыру очен акча булеп бирелде.Сентябрь аенында эшне тогэллэделэр, лэкин бугенгесе конгэ хэтле линияне тапшыру тоткарлана подрядчиклар тарафыннан.

2012 елның 4 мартында Россия Президентын сайлауларында да оешкан тостэ, эзерлекне тиешле дэрэжэдэ тээмин итеп ,закон бозуларсыз сайлаулар уздырылды

Хөрмәтле гражданнар! Авыл җирлегенең эше күптөрле , халыкка кагылышлы барлык мәсәләләр дә авыл җирлегенә кайтып кала, булган проблемаларны авыл җирлегендә утырган иптәшләр белән генә хәл итеп бетереп булмый,зур борчу тудырган мэьсэлэ су проблемасы.Шарлама авылындасу насос белэн генэ килэ .Насос янган очракта 15-20 кон сусыз утырабыз ,чонки бер чишмэдэ юк авыл эчендэ.Михайловкада,Солэйдэ, Салкын-Чишмэдэ каптажларда кинэт су бетте.Урсалабаш авылында линиялэр 1980 елларда салынган килешИкенче борчу тудырган мэсьэлэ эчэргэ яраклы су бету,сунын тэме нык узгэрде.Солэй,Шарлама авылы тирэсенэ кайбер вакытта сернистый газ исе тарала.Кеше организмы очен зарарлы бит. Нефтянниклардан сак эшлэп зарарлы газ ислэре чыгармауны тэлэп итэбез. Ел саен хужасыз маллар турында эйтеп утелэ.Малларын котугэ кумыйлар.Фазлыев Равиль жэй башында котуче бар дип башлый,ярты жэйдэ маллары урам тутырып йори башлый.басуларга китэлэр .Фермерлар авыл советына ,узлэренэ турыдан морэжэгать итэлэр, барыбер узгэреш юк жавапчылык тотмыйлар.Утыртылган агачларны маллар ашый.Зиратлар буенча да шулай ук: Салкын-Чишмэ,.Шарлама,Урсалабаш халкы вакытлары булган саен матур итеп чистартып куялар.Солэй авылында белдеру,ойлэргэ чакыру таратыпта 12 кеше килэ.Шул бер ук кешелэр.Быел Солэй мэчетендэ зур эшлэр эшлэнде: тэрэзэлэр,ягу мичлэре алыштырылды,эчкэ космитек ремонт ясалды. Ремонт вакытында авыл халкы,Жалил УТТсы 30000мен сум ярдэм итте .Аларга рэхмэт эйтик авыл картлары исеменнэн. Куп балалылар исемлегендэ 12 гаилэ тора.Аларга бирергэ жиребез юк. 7 енэ Мактама хэм Урсала авылларыннан жир бирелде.Килэчэккэ аларга хэм авылны кинэйтугэ пай жирлэре сатып алырга кирэк булачак.
Без барыбыз да бердәм булырга тиеш, авыл җирлегенең яшәеше халыкка бәйләнгән, бер беребезне аңлап, килешеп, алга таба авылларның эчке тәртипләрен ныгытып, булган кимчелекләрне бетереп әйбәт кенә эшләргә һәм яшәргә язсын Элмэткэ 60,Татарстан нефте табылуга 70 ел тулуны билгелэп юбилей елын унышлы каршы алыйк хэм сезнен белэн бергэ бэйрэм итик.. 2013 ел һәр гаиләгә сәламәтлек, бәхет-шатлык, зур уңышлар, тынычлык, муллык, бәрәкәт алып килсен. Игътибарыгыз өчен зур рәхмәт.


 

Сулеевцы оказались сильнейшими среди сельских хоккеистов


Финишировал хоккейный турнир на призы хоккейного клуба «Нефтяник» среди команд сельских подростковых клубов Альметьевского муниципального района. Эти уникальные, не имеющие аналогов в России, соревнования появились в хоккейном календаре юго-востока РТ только в нынешнем сезоне.

Игры с разъездами начались два месяца назад – 22 декабря. На старт вышли сразу 20 ледовых дружин: из Кульшарипова, Маметьева, Чупаева, Калейкина, Абдрахманова, Кичуя, Русского Акташа, Кузайкина, Старой Михайловки, Новотроицкого, Ямашей, Елхова, Бишмунчи, Тайсуганова, Сулеева, Урсалы, Кичучатова, Нового Каширова и Надырова. Всего в играх участвовало более трехсот юных хоккеистов 1996-1998 годов рождения.

Для проведения столь массовых соревнований в регионе за последние годы удалось создать все необходимые условия. Благодаря финансовой поддержке ОАО «Татнефть», личному вниманию со стороны его генерального директора, президента Федерации хоккея РТ, Шафагата Тахаутдинова, во многих сельских поселениях были построены ледовые площадки, юные хоккеисты обеспечены игровой формой, выделены ставки для оплаты работы тренерского состава. К этому добавилось страстное желание самих детей и подростков играть в хоккей, проверить свои силы в борьбе с достойными соперниками. В результате удалось добиться впечатляющей массовости, что является ярким примером участия ОАО «Татнефть» в развитии спорта и укреплении здоровья населения. Сначала прошли игры в четырех группах, а затем в стыковых матчах определились финалисты. Главный трофей разыграли команды «Сулеевец» и «Строитель» из Кульшарипова. Хоккейный клуб «Нефтяник» предоставил для проведения финала главную хоккейную арену города – Дворец спорта «Юбилейный». Были задействованы все подразделения клуба, и матч прошел со всеми атрибутами взрослого хоккея – трансляцией на табло, музыкальными паузами, выступлением группы поддержки. Эмоциональный финал, в котором соперники показали все, на что они способны, завершился победой ребят из Сулеева – 3:2. В матче за третье место «Радуга» из Бишмунчи победила «Дружбу» из Русского Акташа.

Сразу же после матча состоялось торжественное закрытие турнира, на которое собрались все 20 команд-участниц. Перед ребятами выступил почетный гость – председатель профкома ОАО «Татнефть» Гумар Яруллин. В своей речи он отметил, что компания «Татнефть» всегда уделяет большое внимание социальным проектам и делает все возможное для привлечения молодежи к здоровому образу жизни.

Затем прошла церемония награждения. Победители и призеры получили заслуженные награды: кубки, грамоты и медали. Были названы лучшие хоккеисты, специальные призы получили вратарь Раиль Ахсанов («Строитель»), защитник Максим Евстафьев («Дружба»), нападающий Мансур Шакуров («Радуга»), бомбардир Салават Гатауллин («Сулеевец»).

Соревнования позади, и можно с уверенностью сказать, что они удались. Матчи проходили в интересной борьбе и вызывали большой интерес среди населения сел. Например, чтобы поддержать своих мальчишек на финал из Сулеева приехали 50(!) человек вместе с главой поселения.

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

Последнее обновление: 20 апреля 2018, 8:33

Все материалы сайта доступны по лицензии:
Creative Commons Attribution 4.0 International
Яндекс цитирования